Социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләр белән эшләү быел да актив дәвам итәчәк. Үзегезне борчыган проблемалар турында языгыз, битараф калмагыз. Менә Уфадан Ангелина Поздышева кебек. Ул Ленин урамындагы “Смоуки Пипл” рестораны эшчәнлегенә зарланган. Коронавирус таралу сәбәпле кертелгән санитар-эпидемиологик тыюларга карамастан, бу учреждение иртәнге бишкә кадәр эшли икән. Ә якын-тирәдәге кафе-рестораннар таләпләрне төгәл үтәп, вакытында ябылу сәбәпле, бөтен халык шушында агыла, дип яза Ангелина.
Республиканың Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгыннан килгән җавапта әлеге ресторанга рейд оештырылуы турында әйтелә. Чара барышында мөрәҗәгатьтәге хәбәр расланган. Әлеге учреждениегә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Министрлык мондый объектларны арытаба да контрольдә тотачагын ассызыклый.
Уфаның Киров районыннан Римма Банникова Караидел урамындагы 25 катлы ике йортка бер генә чүп-чар контейнеры булуына, бу мәйданның киртәләп алынмавына канәгатьсезлек белдерә. Контейнер тиз тулу нәтиҗәсендә халык чүп-чарны җирдә калдырып китәргә мәҗбүр. Кышын аның өстенә кар ява һәм ул җиргә берегеп ката. Бульдозерлар аны кары белән куптарып алырга мәҗбүр була.
Киров районы хакимиятеннән килгән җавапта әлеге йортлар янына каты коммуналь калдыклар өчен — биш һәм чүп-чарны аерып җыю өчен өч контейнер куелган мәйданчык ясалуы турында хәбәр ителгән.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.