Өч атна буена, табарга өмет итеп, бик күп кеше эзләде аны. Кызганыч, егетнең гомере фаҗигале өзелгән.
Башкортстанда 18 декабрьдә хәбәрсез югалган 19 яшьлек Артур Садыйковны үле килеш тапканнар иде. Бу хакта «Отклик» эзтабарлар отряды волонтерлары хәбәр итте.
Соңгы тапкыр Артурны Стәрлетамактан моңа кадәр ул яшәгән Красноусолга китеп барган автобуста күргәннәр.
Билгеле булганча, Артур үз-үзенә кул салган. Бу хакта аның якыннары хәбәр итә.
«Фәрештә кебек якыныбыз безнең белән юк. Ул безнең хәтердә тыйнак, якты, чиста, мәрхәмәтле малай булып калачак", - дип, постларын социаль челтәрләрдә бастырды алар.
Туганнары мондый коточкыч гамәлнең сәбәбен белми. Алар билгеләп үткәнчә, ул һәрвакыт шат күңелле булган.
«Без берни дә аңламыйбыз. Ни өчен ул шулай карар иткәндер... Дусларыннан сорадык — алар да белми. Шундый яшь һәм матур иде бит ул...» - дип яза алар.
Әлегә җирләү көне билгеләнмәгән.
Фото: ГорОбзор.ру