Кичә берничә кешенең гомерен өзгән юл фаҗигасенең нечкәлекләре билгеле булды.
Алдан хәбәр итүебезчә, Уфа – Ырынбур трассасында, Күмертау шәһәре янында "Mitsubishi" белән "Hyundai" машиналары бәрелеште. Ачыклануынча, ике автомобильдә дә балалары белән гаиләләр барган. Якынча мәгълүматлар буенча, "Mitsubishi" водителе, алда барган машинаны узарга булган, тик юлның тайгак булуы аркасында ул идарәне югалткан. Тайгак юл аны каршы якка китереп чыгарган һәм биредә ул икенче машинага бәрелгән.
"КП-Уфа" басмасы хәбәр итүе буенча, "Mitsubishi Lancer" автомобилендә Исәнгол авылында яшәгән гаилә Иншар белән Илүзә барган. Артта өч уллары утырган, аларның иң кечесенә яңа гына өч яшь тулган.
Төп бәрелеш алда утырган юлчы ягына туры килә. Анда күпбалалы әни, 33 яшьлек Илүсә утырган. Хатынның җәрәхәтләре күп була, ул шунда ук, табиблар килеп җиткәнче, һәлак була. Малайлары исә шулай ук төрле җәрәхәтләр ала, күп кенә урыннары сына. Аларның хәвефсезлек каешы белән нык итеп эләктерелеп утыруы гомерләрен саклап кала. Әле балалар Мәләвез үзәк район дәваханәсендә.
Ә гаилә башлыгы җәрәхәтләнмәгән. Әлеге вакытта ул зур кайгысыннан ни эшләргә дә белми. Бер бәрелеш белән ул яраткан хатынын югалткан, икенче машинада һәлак булган балалар язмышы да аңа тынгылык бирми.
– Миңа моның белән арытаба ничек яшәргә? – дип кенә әйтә алган 30 яшьлек ир.
Илүсәнең якыннары бу фаҗигагә әле һаман ышана алмый. Бөтенесе дә аны изге күңелле, әйбәт кеше буларак хәтерли. Ул ирен һәм балаларын яраткан һәм алар өчен яшәгән.
Балаларын югалткан икенче гаилә турында әлегә аныклыклар юк. Алар белән әлеге вакытта психологлар эшли.
Гаиләләрнең авыр кайгыларын уртаклашабыз. Блларда сак булыгыз берүк!