Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2021, 12:35

Бер тәүлектә җиде мунча янган

8-9 гыйнварда республикада 19 техноген янгын чыккан.

8-9 гыйнварда республикада 19 техноген янгын чыккан.

Шуларның җидесе - мунчаларда. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биш мунча 8 гыйнварда янган. Иртә таңнан янгын сүндерүчеләр мунчаны сүндерергә Әлшәй районының Аксен авылына һәм Иглин районының Шипово авылына чыккан. 13.08 сәгатьтә диспетчерлык бүлегенә Салават районының Мәчетле авылындагы янгын турында хәбәр килгән. Йөз квадрат метр мәйданда уттан торак булмаган агач йорт, веранда, мунча һәм умарта йорты зыян күргән.

Аннан соң Бәләбәй районының Родники авылында Полевая урамы буенча мунча чормасында янгын чыга. Кич белән Чакмагыш районының Чакмагыш авылындагы Бахтизин урамында янган мунча турында хәбәр килә. Хуҗалар утны янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндерә.

9 гыйнварда ике мунча янган. Төнлә Калтасы районының Күтәрәм авылында Үзәк урамда агач мунча сарай белән бергә яна. Бәләбәйдә Эшчеләр урамы буенча ут казасы чыга.

Янгынның сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Фото: АиФ
Читайте нас: