Күмертаудагы бер йортка вандаллар ияләшкән.
Күмертауда Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы күпкатлы йортларның берсендә яшәүчеләр сәер һәм күңелсез хәлгә тарыган - вандаллар, 4 һәм 5 каттагы подъезд тәрәзәләрен ватып, серле хәбәр калдырган. Басылган текст язылган кәгазь кисәге халыкны сагайткан һәм алар социаль челтәрләрнең берсендә язуның фотографиясен урнаштырган.
Алар хәбәренә караганда, вандаллар йорттагы тәрәзәләрне инде өченче тапкыр вата. Пост комментаторларының күпчелеге фикеренчә, подъездда мафия булып уйнарга карар кылган кечкенә хулиганнар булаша.
Полиция чакыртканнар, күршеләрдән сораштырганнар, беркем дә бер тавыш та ишетмәгән... Яңа ел алдыннан ук башланган бу "уен" дәвам итәрме?
Күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатенә Күмертау мэры Олег Фролов җавап биргән. Хакимият башлыгы йортның адресын ачыклаган һәм бу хәлне туктатырга вәгъдә биргән.
Фото: "ВКонтакте"