Күпбалалы әнинең сәер гамәле бик күпләрне шаккатырды.
Ленинград өлкәсенең Всеволожск районындагы бер авылда яшәүче күпбалалы әни шушы көннәрдә федераль телеканаллар экранына эләкте. Хатын, 8 гыйнвар кичендә туй күлмәген киеп, үзләре яшәгән фатирга ут төрткән. Бу хакта “Вести 24” хәбәр итә.
Аның ире белән өч бала тәрбияләве билгеле. Бәхеткә, фатирга ут төрткән вакытта алар өйдә булмаган. Хатын торакны яндырып җибәргән, ләкин соңыннан аңына килепме, үз гамәленнән куркыпмы, ярдәм сорап, урамга чыгып йөгергән.
Күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Аларның сүзләренә караганда, хатын үзен күптән сәер тота. Еш кына ире белән җәнҗал куптара, гадәти булмаган киемнәр кия һәм ниндидер йолалар уздыра.
Янгын вакытында беркем дә зыян күрмәгән, хатынны дәваханәгә озатканнар.
Фото: gatchina.life