Югалган ирнең хәле ничек?
Хәбәрсез югалган 38 яшьлек уфалы бүген Уфа дәваханәләренең берсендә табылган. Бу хакта "Лиза Алерт" эзләү-коткару отряды волонтерлары хәбәр итә. Аның үз-үзен ничек хис итүе, Уфаның медицина учреждениесенә ни сәбәпле урнаштырылуы турында да әлегә бернинди дә хәбәр юк.
Волонтерлар мәгълүматлары буенча, югалганны эзләүдә ярдәм итү үтенече белән аның туганнары мөрәҗәгать иткән. Алар сүзләренчә, Дмитрий 2 гыйнварда үз машинасында билгесез юнәлештә чыгып киткән һәм бүгенге көнгә кадәр аның кайдалыгы турында билгеле булмаган.