-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2021, 10:45

Кайда күбрәк эчәләр?

Русиядә ир-егетләрнең 75,3 проценты билгеләнгән нормадан артыграк күләмдә, ә этанолга күчереп исәпләгәндә, атнасына 168 граммнан артыграк алкоголь эчә.

Русиядә ир-егетләрнең 75,3 проценты билгеләнгән нормадан артыграк күләмдә, ә этанолга күчереп исәпләгәндә, атнасына 168 граммнан артыграк алкоголь эчә.

Русиядә иң күп эчүче төбәкләр арасында — Чукотка автономияле округы (22,6 процент), Архангель өлкәсе (16,3 процент), Хабаровск крае (14,6), Яһүд автономияле (14) һәм Новгород (14) өлкәләре аталган.
Чечняда (0), Дагстанда (0,5), Төньяк Осетиядә (0,9), Тывада (1,2), Ханты-Манси автономияле округында (1,2) һәм Севасто­польдә (1,2) спиртлы эчемлекләр кулланучы ир-егетләр азрак.
Клиник психолог Валентин Денисов-Мельников аңлатуынча, Чукотканың лидерлыгы төбәктә климат, авыр эш һәм җылыну те­ләге белән бәйле булырга мөм-кин. Белгеч ир-егетләрнең спиртлы эчемлекләрне начар булганда гына түгел, яхшы хәлдә дә эчү-ләрен, я аның ярдәме белән ком­паниядә аралашуларын да өс-тәде. Эчкечелекнең сәбәбе еш кына гаиләдә алган тәрбия, алкоголь белән ата-ананың мавыгуы, яки үсмер чакта кызларга ошарга теләү булырга мөмкин. “Өстәвенә, бу — ир-егетләр өчен психологик проблемаларны хәл итүнең иң җиңел юлы”, — ди Денис Мельников.
“Росстат” мәгълүматлары буенча, нормадан артык эчүче халык арасында хатын-кызларның өлеше чиреген тәшкил итә. Русия хатын-кызлары җаваплырак, алар­ның балалары бар, аларны тәрбия­ләргә кирәк. Денисов-Мельников билгеләп үткәнчә, хатын-кызларга авыр хәлләр турында дуслары белән сөйләшү җиңел-рәк.
Элегрәк “Росстат”, Русиянең кайсы төбәгендә хатын-кызлар күбрәк эчә, дигән сорауга җавап биргән иде. Иң күбе аларны Яһүд автономияле өлкәсендә ачык­лаганнар (9,3 процент). Алга таба Чукотка автономияле округы (8,8), Архангель өлкәсе (6,1), Хабаровск крае (6) һәм Мурманск өлкәсе (4,8) килә. Иң азы — Ингушетиядә (0 процент), Кабарда-Балкар Республикасында (0,1), Калуга һәм Тамбов өлкәләрендә (0,2) һәм Төньяк Осетиядә (0,3).
Читайте нас: