19 гыйнварда православие дине вәкилләре Хач ману бәйрәмен (Крещение Господне) билгеләп үтә, ул шулай ук күпчелек гражданнарда бәкедә су коену белән ассоциацияләнә.
18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында православие дине диндарларына суга чуму (коену) өчен, кагыйдә буларак, хач (тәре) формасындагы махсус бәкеләр — иордань ясала. Иорданьнәр Уфаның һәр районында җиһазландырылачак. Барлыгы 7 махсус урын әзерләнәчәк.
Коену урыннарында ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләре, коткаручылар һәм шәһәр иҗтимагый иминлек үзәге х вәкилләре кизү торачак. Купельләр үзләре су буена төшкәндә коенучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен тоткалар һәм баскычлар белән җиһазландырылачак.
Моннан тыш, киенү өчен җылытылган палаткалар, шулай ук кыр кухнялары һәм кайнар чәй нокталары урнаштырылачак.