-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2021, 14:45

Пенсиягә... бозлы су коендырып озатканнар

Озак еллар эшләгән хезмәткәрне чатлама суыкта болай ук кыландырырга кирәк иде микән?

Озак еллар эшләгән хезмәткәрне чатлама суыкта болай ук кыландырырга кирәк иде микән?

Амур якларында янгын бүлеге хезмәткәрен пенсиягә озатканда өстенә чатлама суыкта су койганнар. Гадәти булмаган озату видеосы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тында шәһәре буенча Баш идарәсенең социаль челтәрләрдәге рәсми битендә куелган.

Видеоязмадан күренүенчә, янгын сүндерүченең өстенә урамда су коялар. Мондый традиция бөтен төбәктә янгын сүндерү частьларында күптәннән килә икән. "Шул рәвешле янгын сүндерүчеләрдән хезмәт иткән елларда тупланган корым "юыла", - дип хәбәр итә "Амур" дәүләт телерадиокомпаниясе.

Шунысы кызык: пенсиягә китүче хезмәткәр, янгын сүндерү шлангыннан килгән көчле су басымына карамастан, коллегаларының алкышлавы астында аякларында нык басып тора.

Фото:gtrkamur.ru
Читайте нас: