+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 гыйнвар 2021, 12:40

Сибай юлларында – яшь инспекторлар!

Сибай шәһәрендә яшьләр, балалар өчен төрле әһәмиятле чаралар, фәһемле акцияләр еш үткәрелеп тора.

Сибай шәһәрендә яшьләр, балалар өчен төрле әһәмиятле чаралар, фәһемле акцияләр еш үткәрелеп тора.
Мәсәлән, 21 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр анда “Игътибар – балалар!” профилактик акциясе үтә.
Сибай шәһәренең юл хәвефсезлеге инспекторы Мирзат Үзбәков “Ирәндек” лицееның дүртенче сыйныф укучылары һәм аларның укытучысы Анжелика Есинская белән берлектә “Водители, ведь вы тоже родители” акциясен оештырган.
Индустриаль шоссе буенча юлда балалар автомобиль йөртүчеләргә файдалы белешмәләр һәм рәсемнәр тараткан. Аларны “Яшь инсекторлар” отряды әгъзалары – 6нчы һәм 8нче сыйныф укучылары үз куллары белән эшләгән.
Балалар руль артындагыларга тизлек режимын үтәүнең мөһим булуын исләренә төшергән, аларның юлда, аеруча мәктәп һәм балалар бакчалары янында игътибарлы булуын сораган.
Фәһемле чара балаларга да, өлкәннәргә дә ошаган.
Фото: sworker.rbsmi.ru
Читайте нас