+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 гыйнвар 2021, 19:10

Хыяллар чынга аша ул!

Бүген Уфада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Теләкләр чыршысы ” акциясендә катнашучы Рамил Гыйрфановка ул хыялланган сноуборд һәм ботинкалар бүләк итте, ә соңыннан алар малайның әнисе белән чәй артында аралашты.

Рамилгә 17 яшь, ул Уфада коррекцион мәктәптә укый. Икенче ел сноубординг белән шөгыльләнә. Әле ярышларга әзерләнә. Февральдә Казанга ярышларга барачак. Сәламәтлеге белән проблемалары булуга карамастан, ул позитив кәефтә, киләчәккә матур планнар кора.
– Бу акциянең елдан-ел масштаблырак була баруына ышанам, мин, мөмкинлекләремә карап, киләчәктә дә анда теләп катнашачакмын. Яңа елның бу шәфкатьле чарасына күбрәк кешеләр кушылган саен яхшырак булачак. Чөнки бәхетле балалар гына безнең җәмгыятьтә күңелле, матур,оптимистик мохит булдыра ала, – диде Андрей Назаров.
Якын көннәрдә акциянең башка катнашучылары да бүләкләр алачак.
Исегезгә төшерәбез, бу акция Русия Президенты Владимир Путинның эгидасы астында ятим һәм мөмкинлекләре чикле балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.
Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=50681
Читайте нас