Уфада түбәдән кар чистартканда ир-егет һәлак булган. 58 яшьлек балта остасы биектән егылып төшкән.
Бәхетсезлек очрашгы 10 гыйнварда булган. Эшче Менделеев урамындагы бер йортка керә торган корылманың козырегын чистарткан булган. Ниндидер мизгелдә ир абына һәм 2,5 метр биеклектән аска килеп төшә.
Ир шунда ук алынган җәрәхәтләрдән һәлак булган. Хәзер ведомство белгечләренә булган хәлнең барлык шартларын ачыкларга туры киләчәк.