+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2021, 01:05

Матур акция дәвам итә

Иске Яңа ел алдыннан Башкортстан республикасының Профсоюзлар федерациясе 2021елны каршылар алдыннан оештырылган акциясен дәвам итте.

Иске Яңа ел алдыннан Башкортстан республикасының Профсоюзлар федерациясе 2021елны каршылар алдыннан оештырылган акциясен дәвам итте.
Декабрьдә республиканың җәмәгать оешмалары “кызыл зоналар”да эшләүче медиклар балаларына 4000нән артык бүләк тапшырды. Профсоюзлар федерациясе бу акциядә актив катнашты, 1000нән артык бүләк әзерләде.
Кышкы каникуллар вакытында Профсоюзларның яшьләр советы "Ларец смелости” хәйрия акциясе кысаларында бер меңнән артык уенчык һәм канцелярия товарлары җыйды, алар Республика балалар клиник дәваханәсенең кечкенә пациентларына тапшырылды.
Бүген ата-ана хәстәрлегеннән мәхрүм калган һөнәри колледж студентларына бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Башкортстанның Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко кулыннан Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсенең кечкенә пациентлары да татлы күчтәнәчләр алды.
Фото: Башкортстанның прфсоюзлар федерациясе
Читайте нас: