-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2021, 12:50

Үсмерләр "банда" төзегән...

Аларның берничә җинаятькә кагылышлы булуы ачыкланган.

Полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре өч яшь кешедән торган талаучы банданы ачыклаган. 16, 17 һәм 18 яшьлек үсмерләрне, талау очрагы буенча тоткарлап, хокук саклау органнары аларның ким дигәндә тагын өч һөҗүмгә катнашы барлыгын ачыклаган.
Җинаятьчел төркемнең корбаны, кагыйдә буларак, аларның яшьтәшләре булган. Берәүләрдән акча таләп иткәннәр, башкалардан - кесә телефоннары. Җинаятьчеләр Уфаның Орджоникидзе районында - Невский һәм Космонавтлар урамнарында эш иткән.
Барлык өч факт буенча җинаять эше кузгатылган. Фигурантлар хәзерге вакытта тикшерү изоляторында.

Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: