-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2021, 18:35

Башкортстанның билгеле дин әһеле вафат булды

“Бүген төнлә яман шеш белән көрәшкән дин кардәшебез, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Илдар хәзрәт Малахов вафат булды. Ул Башкортстанның һәм Русиянең абруйлы, дәрәҗәле дин әһелләренең берсе иде”, дип хәбәр итә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте.

"Бүген төнлә яман шеш белән көрәшкән дин кардәшебез, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Илдар хәзрәт Малахов вафат булды. Ул Башкортстанның һәм Русиянең абруйлы, дәрәҗәле дин әһелләренең берсе иде”, дип хәбәр итә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте.
1997 елдан хәзерге көнгә кадәр ул Уфа шәһәренең Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә директоры булды. Ул эшләгән дәвердә биредә меңләгән шәкерт укып чыкты. Шулай ук ун ел дәвамында Илдар хәзрәт Малахов Башкортстан мөфтие урынбасары вазыйфасын биләде. 1998 елдан “Рисәләт” мөселман-мәгърифәтчелек гәзитенең алыштыргысыз баш мөхәррире булды.
Илдар Заһидулла улы Малахов 1968 елның 20 мартында Ленинград шәһәрендә туган. 1998 елда Р. Фәхретдин исемендәге Уфа мәдрәсәсенә укырга керә, 1991 елда - “Мир-Гарап” мәдрәсәсендә, 1993 елда “Әл-Әзһәр” (Мисыр) Халыкара Ислам университетында укый. 2008 елда БДУның тарих факультетын тәмамлаган.
Илдар хәзрәт Малаховның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз! Фото: ДУМ РБ
Читайте нас: