+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2021, 11:55

Газны озак көттеләр

Ниһаять, “Инцидент” системасы ярдәмендә Шаран районының Төньяк бистәсенә дә “зәңгәр ягулык” килде.

Ниһаять, “Инцидент” системасы ярдәмендә Шаран районының Төньяк бистәсенә дә “зәңгәр ягулык” килде.

Шаран районының Төньяк бистәсенә газ килде. Проект “Инцидент-менеджмент” системасы ярдәмендә тормышка ашырылды.

2019 елда әлеге системага микрорайонда яшәүчеләрнең газүткәргечне тоташтыру турындагы мөрәҗәгатьләре эләккән. Һәм инде шушы елның сентябреннән республика бюджеты акчалары исәбенә былтыр декабрьгә кадәр объект буенча төзү-монтажлау һәм җибәрү-көйләү эшләре башкарылды. Газ челтәрләренең гомум озынлыгы 12,7 километр тәшкил итте, шуның 2,5 километры — югары һәм 10,2 километры түбән басымлы.
Бу микрорайонда җир участокларын 2011 елдан бирә башлаганнар. Газүткәргечне проектлау 2013 елда башланган, әмма финанслау булмау сәбәпле, Шаран районында яшәүчеләргә озак көтәргә ту­ры килгән.
Төзелеш чорында микрорайонда яшәүчеләрдән 24 гариза бирелгән, 20 адрес буенча технологик тоташтыру башкарылган, 6 йорт газ белән файдалана да инде. Калган йортлар агымдагы елның гыйнварыннан март аена кадәр тоташтырылачак.
Читайте нас: