-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2021, 11:30

Җитди чарага әзербезме?

Мөһим кампания апрельдә үтәчәк.

Мөһим кампания апрельдә үтәчәк.

Мәгълүм булуынча, узган елның 1-31 октябрендә Бөтенрусия халык исәбен алу үтәргә тиеш иде. Дөньяда, шул исәптән Русиядә дә, пандемия аркасында аны үткәрү вакыты агымдагы елга күчерелде. Агымдагы елның апрелендә бу чара старт
алачак.

Бөтенрусия халык исәбен алу барышында кешенең туган теле һәм милләте дә исәпкә алыначак. Исәп бланкының тиешле формасы расланган.
Русия Конституциясенең 26нчы статьясы нигезендә, кешенең милләте турында аның үзеннән сорарга тиешләр. Димәк, гражданнардан урыс телен белүе һәм аны көндәлек тормышта куллануы, шулай ук кайсы чит телләрне белүе турында кызыксыначаклар. Кешенең милләте, туган теле һәм урыс телен белүе исәп бланкларының “Л” формасына (алар барлыгы өчәү) кертеләчәк.
“В” бланкында Русия территориясенә килгән чит ил гражданнарына кагылышлы сораулар булачак. Биографик мәгълүматтан тыш, алардан илгә килүнең максаты һәм күпме вакытка (айга, елга) килүе хакында да соралачак.
Быелгы халык исәбен алуда төп яңалык – исәп алучының килүен көтеп тормыйча, “Дәүләт хезмәтләре” кушымтасы аша яки Күпфункцияле үзәкнең “Минем документларым” бүлегендә барлык сорауларга да үзаллы җавап бирү мөмкинлеге бар. Сорауларга җавап биргәннән соң, сезгә уникаль код киләчәк, аны исәп алучыга күрсәтергә кирәк булачак.
Исәп алучыларның исемлеген төзегәндә түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш. Исәпче булып 18 яше тулган һәр граждан эшли ала, тик ул җинаять кылган кеше булырга тиеш түгел. Сайлап алынганнарны берничә көн укыту карала. Әйткәндәй, санлы технологияләр куллануга бәйле, быелгы чарага исәпчеләр, башка елларга караганда, 1,5 тапкыр кимрәк җәлеп ителәчәк, ягъни аларның 10 мең тирәсе булуы көтелә.
Шулай ук, исәп алуда ирекмәннәр (волонтерлар) дә катнашачак, алар, башлыча, аңлату-мәгълүмати эшләрне оештыру, Интернетны белмәүчеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк.
Шуны онытмагыз, исәп алучы йорт хуҗалыгына яки фатирга килгәндә паспортын һәм шәхси таныклыгын күрсәтергә бурычлы. Имин булмаган гаиләләргә алар участок полицейские яки контролер белән барачак. Иң мөһиме — исәп алучы халык белән уртак тел таба, планшет белән оста эш итә белергә тиеш.
Кайбер кешеләр халык исәбен алуны җитди кабул итми. Алар фикеренчә, бу вакытны бушка үткәрү һәм бюджет акчасын исраф итү.
Әмма мондый фикер хаталы — статистика мәгълүматлары теге яки бу шәһәрнең, шулай ук халыкның проблемаларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, халык саны 100 мең кеше булган шәһәрдә соңгы 10 елда урындагы халык, өстәвенә, нәкъ менә балалар саны арткан, ди. Бу очракта урындагы хакимият органнары өстәмә балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүгә акча бүлеп бирү турында карар кабул итәчәк.
Яки шәһәр халкы бистәләргә һәм авылларга күченә, чөнки бүгенге вакытта “Авыл ипотекасы” ташламалы шартларда бирелә. Хакимият паркларны, ял итү урыннарын, шулай ук мәктәпкәчә һәм мәктәп белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү турында уйланырга тиеш булачак.
Гомумән, Башкортстанда Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек узган ел башыннан бара. Әлеге вакытта махсус комиссия төзелгән, эш планнары расланган. Шушы чараны оештыруда катнашучы барлык министрлык, ведомство, пред­приятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлек урнашты­рылган.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас: