+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2021, 12:00

Шакшы искә тончыгабыз!

Социаль челтәрләрдә калдырылган мөрәҗә­гатьләрнең берсендә Дмитрий Федотов Белорет районының Тирлән авылы балаларына хоккей формасы һәм амуниция белән ярдәм итсеннәр иде дигән теләк белдергән.

Социаль челтәрләрдә калдырылган мөрәҗә­гатьләрнең берсендә Дмитрий Федотов Белорет районының Тирлән авылы балаларына хоккей формасы һәм амуниция белән ярдәм итсеннәр иде дигән теләк белдергән.
“Кызганычка каршы, Тир­ләндәге хоккей тартмасы авыл биләмәсе балансында тора, ә районның спорт мәктә­бенекендә түгел, шуңа күрә финанслау да азрак. Авыл советы башлыгы сүзләренә караганда, урындагы бюджетта каралган акча боз туңдыру һәм хоккей тартмасын яктырту өчен генә җитә. Шулай ук кием алыштыру өчен җылы бина да бар. Быел җәмәгать башлангычларында урындагы бер кеше команданы шефлыкка алган. Ул егет-кызларны тренировкаларга дәртләндерер һәм нәтиҗәләр күрсәтердәй көчле команда туплар дип өметләнәбез. Ул чакта коман­даның формасы да, һичшиксез, булачак”, — дип җавап биргән Белорет районы хакимия­тенең мәгълүмат-аналитика бүлеге белгече Елена Исламова.
“Уфаның Черниковский урамындагы 73нче йортта канализация коелары чүпләнү нәтиҗәсендә, подвалны агынты массалар баскан. Хәзер бөтен йорт шушы шакшы исне суларга мәҗбүр. Коточкыч сасы! 25нче торак-файдалану ида­рәсендә барысы да конт­рольдә, дип җавап бирәләр. Барысы да кипкәч, бөтен подвалны дезинфекцияләячәкләр, имеш. Әмма без инде тончыгабыз, чөнки бу һава парлары кеше сәламәтлеге өчен бик зарарлы бит. Проблеманы тизрәк хәл итүегезне сорыйм”, — дип яза Ольга.
Ольгага Уфаның Калинин районы хакимиятенең мөрә­җәгатьләр белән эш итү бүлеге эксперты Элина Носова җавап бирә:
“Черниковский урамындагы 73нче йорт подвалы буенча хәбәрегез идарәче компаниягә чаралар күрү өчен тапшырылды”.
Димәк, тиздән бу мәсьәлә дә хәл ителәчәк. Синең мө­рәҗәгатең “Инцидент” системасына эләгә икән, һич борчыласы юк! Чөнки бу система проблеманы бер эләктерсә, хәл ителмичә, ычкындырмый.
Читайте нас: