+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 гыйнвар 2021, 14:09

Тәрбиячене төрмә көтә

19 яшьлек тәрбиячегә төрмә яный. Ул 8 яшьлек кыз баланың умыртка сөяге сынуда гаепле дип табылган.

19 яшьлек тәрбиячегә төрмә яный. Ул 8 яшьлек кыз баланың умыртка сөяге сынуда гаепле дип табылган.

Бу аянычлы хәл әллә кайда түгел, ут күршебез Татарстанда быел җәй булган.

"Солнечный" балалар ял итү базасында тәрбияче булып эшләүче 19 яшьлек кыз үз җаваплылыгындагы төркемне иртәнге аштан соң спорт мәйданчыгына алып килгән. Балалар күңелле генә уйный башлагач, аларны тренажерлар янында калдырып, тәрбияче башка вожатыйлар белән футбол тибәргә киткән.

Шул арада тренажердагы 8 яшьлек кыз баланы ике малай шаярып атындыра башлаган. Баланың кулы ычкынып китеп, ул егылып төшкән. Аның умыртка сөяге сынган.

Тикшерү барышында ваемсыз тәрбияче үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше судка җибәрелгән. Тәрбиячегә хәзер бер ел төрмә яный.

Фото: pinterest.ru
Читайте нас