-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2021, 19:06

Туйга берничә сәгать кала үлешеп беткәннәр

Кәләш һәм аның бөтен гаиләсе билгеләнгән туйга берничә сәгать кала бер-бер артлы коронавирустан вафат булганнар.

Кәләш һәм аның бөтен гаиләсе билгеләнгән туйга берничә сәгать кала бер-бер артлы коронавирустан вафат булганнар.

Таҗлы вирус афәте чорында әллә ни зур планнар кормый гына, күбрәк сәламәтлегеңне кайгыртып кына яшәргә кирәк, ди белгечләр. Тик адәм баласының уй-ниятләрен тизрәк тормышка ашырасы килә бит.

Менә 26 яшьлек Зои Фрэшуотер да, пандемия булуга карамастан, кияүгә чыгарга карар кылган. Булачак ире һәм әти-әниләре белән җентекләп туйга әзерләнгәннәр. 25 декабрьдә туй гөрләргә тиеш булган. Тик менә тантанага бер атна кала кәләш авырып киткән, башта моңа исе дә китмәгән, туйга әзерлек барышында арыганмындыр, дип кенә уйлаган.

Әмма хәле начарлангач, дәваханәгә эләккән, аңарда ковид булуы ачыкланган. Аның артыннан дәваханәгә 63 яшьлек әтисе һәм 52 яшьлек әнисе дә шул ук диагноз белән китерелгән.

Гаилә әгъзалары бер-бер артлы үлгән: 23 декабрьдә Зоиның әтисе, бер тәүлектән әнисе вафат булган. 24 декабрьдә, туй билгеләнгән көнгә берничә сәгать кала, кыз үзе дә мәңгелеккә күзләрен йомган. Бу фаҗига Көньяк Африка Республикасында булган.

Пандемия чорында үзебезне һәм якыннарыбызны хәвефкә дучар итмик, аралашуларны киметеп, сәламәтлегебезгә һәрдаим игътибарлы булыйк!

Фото: социаль челтәрләрдән.


Читайте нас: