-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2021, 11:25

Русия Президенты грантын алды

Башкортларның федераль милли-мәдәни автономиясе проекты Русия Президенты грантын алды.

Башкортларның федераль милли-мәдәни автономиясе проекты Русия Президенты грантын алды.
Татарстан Республикасы башкортларының милли-мәдәни автономиясе «Сәламәт Этносyle» социаль проектын тормышка ашыру өчен Русия Президенты грантын алды. «Сәламәт Этностyle» проекты кысаларында «Милли сәламәтлек. Традицияләр һәм хәзерге заман» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен, спорт фестивальләре, иҗади эшләр конкурслары, спортның этник төрләре буенча мастер-класслар, яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда этник һәм милли үзенчәлекләр турында лекторийлар, хәрби-техник спорт эстафеталары, «Яшь яугир курсы» күчмә укыту җыеннары, милли уеннар һәм спорт ярышлары белән яшьләр бәйрәмнәре үткәрү планлаштырыла.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе, Русия башкортларының федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Лилия Гомәрова, проектның төп үзенчәлеге Русия халыклары традицияләренә нигезләнгән сәламәтлек саклау мәдәниятенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте.
"Теләсә кайсы милли-мәдәни автономия үз эшчәнлеге нәтиҗәсендә бер конкрет халык мәнфәгатьләре өчен генә эшләми, ә этномәдәни күптөрлелекне үстерүгә һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә зур өлеш кертә. Ә бу дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булды һәм шулай булып кала да. «Сәламәт ЭтноSTYLE» проекты Русия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген үстерү һәм бердәмлеген ныгыту өчен уңай мисалларның берсе булыр дип ышанам", - диде Лилия Гомәрова.
Читайте нас: