-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2021, 14:00

Балалар мәйданчыгында сыра тәмлеме?

Башкаланың Черниовка бистәсендәге бер йорт алдында кем балалары кәефләнеп утыра?

Башкаланың Черниовка бистәсендәге бер йорт алдында кем балалары кәефләнеп утыра?

Кичә Уфаның Черниковка микрорайонында бер хатын-кыз мәктәп укучыларының балалар мәйданчыгында спиртлы эчемлек белән сыйланып утыруына шаһит булган. Әлеге фотография социаль челтәрләрдә дөнья күргән.

Хатын үсмерләрне Интернациональ урамындагы 112нче мәктәптән ерак түгел төшереп алган. Сыра эчеп утырган балаларның берсенең баш киеме юк, ә аягында - җәйге кроссовкалар.

"Мин шок хәлендә, - дип яза хатын. - Бу үсмерләргә - 12-13, бәлки аннан да азрак яшьтер. Сыра эчәләр. Бәлки якыннары аларны танып алыр һәм балалар белән әңгәмә үткәрерләр!"

Әңгәмә генә аздыр инде бу очракта, табиб ярдәме дә урынлы булыр.

Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас в