-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2021, 14:45

Коронавирус белән авыру ничә көн дәвамында башкаларга куркыныч тудыра?

14 көн дәвамында аның башкаларга куркыныч булуы дөресме?

Covid-19 белән авырганнан соң, күп атна дәвамында ПЦР-тестларының нәтиҗәләре уңай булырга мөмкин. Ләкин бу аның башка кешеләргә йога алачагын аңлатмый. Бу хакта Русиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович сөйләде.
"Йогышлы булу өчен "тере" вирусны таратырга кирәк. Беренчел тикшеренүләр буенча, пациентларның күбесе симптомнар барлыкка килгәч бары тик сигез-тугыз көн дәвамында куркыныч тудыра, - ди ул.
Шул ук вакытта Вуйнович ачыклаганча, авыруны авыр кичерә торган пациентларда бу чор озаграграк дәвам итәргә мөмкин.
Халыкара оешма тәкъдим иткән 14 көнлек карантин инкубация чоры турындагы мәгълүматны тикшеренүчеләрдә булган мәгълүматларга нигезләнгән. Уртача алганда ул биш-алты тәүлек дәвам итә, әмма кайвакыт 14 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин.
Фото: Яндекс.Новости
Читайте нас: