-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2021, 17:45

Мөрәҗәгатьләр кими башлаган

11-17 гыйнварда республиканың Ковидка каршы ситуацион үзәк белгечләре 2493 мөрәҗәгать кабул иткән.

11-17 гыйнварда республиканың Ковидка каршы ситуацион үзәк белгечләре 2493 мөрәҗәгать кабул иткән.
16 ноябрьдән башлап “кайнар элемтәгә” барлыгы 31 193 тапкыр мәрәҗәгать иткәннәр. Үзәк көн саен иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр (347) 218-19-19 телефоны буенча шалтыратулар кабул итә. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге амбулатор дәвалануга һәм ковидка тест нәтиҗәләрен ачыклауга кагыла. Шул ук вакытта коронавирустан вакциналануга кагылышлы сораулар да арта башлаган.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Ситуацион үзәккә шалтырату барып җитүнең вакытын кыскартырга кушты. Бу кешенең белгеч консультациясен оператив алуы өчен эшләнә.
– Мөрәҗәгатьләр саны кыскаруын күрәбез. Бу яхшы, – дип билгеләде республика җитәкчесе. – Үзәк белгечләренә мәгълүмати эшчәнлеккә кушылырга һәм кешеләргә вакциналануның мөһимлеге хакында сөйләргә тәкъдим итәм.
Фото:
bashinform.ru
Читайте нас: