-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2021, 12:15

Янә җәяүлене бәрдергәннәр...

50 яшьлек ир авария урынында ук үлгән.

50 яшьлек ир авария урынында ук үлгән.

Бу коточкыч авария Чакмагыш районында булган. Кичә, 17 гыйнварда якынча 21:00 сәгатьтә Яңа Балтач - Юмаш автоюлының 11нче километрында 50 яшьлек җәяүле һәлак булган.

Төбәк автоинспекциясе ир-егет үлеменең сәбәбе - автомобиль бәрдергән, дип хәбәр итә. Машина белән 30 яшьлек урындагы кеше идарә иткән.

Кызганычка каршы, җәяүле табиблар килгәнче үк алынган җәрәхәтләрдән вафат булган. Ул машина барган юнәлештә хәрәкәт иткән була. Мәрхүмнең киемендә яктылыкны кайтаручы элементлар булмаган.

Юлларда, аеруча караңгы вакытта саклык күрсәтегез!

Фото: Горобзор ру
Читайте нас в