-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2021, 14:40

"Ышану мөмкин түгел..."

34 яшьлек хатынның, аның ике улының һәм туганының гомере бер мизгелдә өзелде.

Башкортстаннан 34 яшьлек Рина М. ике улы һәм сеңлесе белән коточкыч автоавариядә һәлак булган. Моның турында язган идек инде. Әлеге хәлләрнең нечкәлекләре билгеле булды.
Дүрт һәлак булучы белән үлемечле транспорт һәлакәте 16 гыйнвар кичендә Башкортстанның Туймазы районында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, 18 яшьлек "Лада Приора" йөртүчесе, билгесез сәбәп буенча, DAF зур йөк машинасы белән бәрелешкән. Кызганычка каршы, җиңел машинаның дүрт пассажиры урында һәлак булган - 34 яшьлек хатын, аның ике улы һәм 18 яшьлек сеңлесе. Башкортстанның ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, гаилә кышкы ялга барган. Автомобиль йөртүчене җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә китергәннәр.
Һәлак булучы Рина М., Кандры авылында туып-үскән. Якыннары аны бары яхшы яктан гына искә ала. Аның изге күңелле, ярдәмчел булуын ассызыклый алар. Туганнары һаман да яшь хатынның һәм аның белән булган улларының һәм туганының гомере бер мизгелдә өзелүенә ышана алмый.
- Бу - бик зур югалту. Авыр туфрагы җиңел булсын, - ди аның танышы.
Коточкыч авария нәрсә аркасында килеп чыкканлыгы билгесез булып кала.

Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: