-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2021, 21:40

Югалган хатын табылды. Подвалда...

Иске балалар бакчасы подвалына ни рәвешле эләккән ул?

Иске балалар бакчасы подвалына ни рәвешле эләккән ул?
Бәләбәй районында хәбәрсез югалган 60 яшьлек хатынны эзләү тәмамланды. Аны "Лиза Алерт" оешмасының волонтерлары эзләде. 7 гыйнварда юкка чыккан иде ул.
Волонтерлар кичә өлкән яшьтәге хатынны үле килеш тапкан. Хатынның туңган мәете элекке балалар бакчасының ташландык бинасы подвалында табылган. Мәрхүмәнең ни сәбәпле үлүе әлегә билгеле түгел. Бәләбәй районында хатынның шәхесен ачыклау буенча тикшеренү үткәрелә.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас в