-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2021, 11:46

Бер-берсен ашый башлаганнар...

"Доброта"да эшләр харап...

"Доброта"да эшләр харап...

Үле этләр һәм кардагы кан таплары... Интернетта "Доброта" приютыннан төшерелгән шундый видеоязма чыкты. Аның авторы сүзләренә караганда, приюттагы хайваннар ачлыктан бер-берсен ашый, ә хезмәткәрләр җәсәдләрне учакта яндыра.

Приют җитәкчесе Елена Жданова сүзләренә караганда, кемдер тискәре кадрларны гына җыеп, җәмгыятьне аңа каршы котырта. "Хәзер биредә 300дән артык эт асрала. Мондый өерне туендыру һәм хезмәт күрсәтү җиңел түгел", - ди Елена. Ул үзен һәм этләрне тәэмин итү өчен бар көчен сала. Ә менә иганә акчасына гына яшәүче приютка ярдәм итәргә теләүчеләр күп түгел.

"Минемчә, барысына да тынычланырга һәм, бер-берсен гаепләми, киресенчә, бу приютка ярдәм итәргә кирәк. Менә мин бер-берсенә пычрак аткан волонтерларны бүген бу хайваннарның тормышын яхшырту өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйланырга чакырам. Приют өчен конкрет эш күрсәтегез", - ди Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Руфина Шаһапова.

Республикада сукбай этләргә кагылышлы вәзгыять катлаулы булып кала.

Фото:bash.news
Читайте нас: