Кремльдә бу хәбәргә ачыклык керттеләр.
Геленджикта Путинның сарае бар икән дигән имеш-мимешләр йөри.
Кремль Русия Президенты Владимир Путинның сарае барлыгы турындагы язма белән таныш түгел, "асылда, бу дөрес тә түгел", — дип белдерде РИА Новости агентлыгына ил лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков.
"Юк, язма белән таныш түгелбез. Асылда, бу дөрес түгел", — диде Песков, "Путин сарае" турындагы язмалар белән таныштыгызмы, бу бина Президент өчен төзелдеме һәм әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры киләме?" - дигән сорауга җавап итеп.