-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2021, 11:30

Әтисен соңгы юлга озатырга рөхсәт биргәннәр...

Ачык чара оештыру тәртибен икенчегә бозган өчен кулга алынган активист Альберт Рәхмәтуллинны өч көнгә азат иткәннәр.

Ачык чара оештыру тәртибен икенчегә бозган өчен кулга алынган активист Альберт Рәхмәтуллинны өч көнгә азат иткәннәр.

Башкортстан Башлыгы каршындагы Гадәттән тыш хәлләр идарәсе әгъзасы Зөлфия Гайсина хәбәр итүенчә, суд активистны өч көнгә азат итүгә, арестны туктатып торуга рөхсәт биргән.

Рәхмәтуллинның әти-әнисе бер үк вакытта яңа коронавирус йоктырган, дип хәбәр ителә. Берничә көн элек җәмәгатьченең әтисен реанимациягә салганнар, кичә ул вафат булган.

Исегезгә төшерәбез, “Стоп БашРТС” хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллинга Уфада Хөкүмәт йорты янында җылылык өчен югары түләүләрдән канәгать булмаган кешеләр җыюга катнашкан өчен 10 тәүлек административ арест рәвешендә җәза билгеләнгән иде.
Уфаның Киров районы суды аны ачык чараны оештыру яки үткәрү тәртибен кабаттан бозуда гаепле дип тапкан һәм ул 10 тәүлеккә кулга алынган. Суд фикеренчә, Рәхмәтуллин җыелышны хәбәр итми генә генә оештырган һәм үткәргән.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: