-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2021, 19:40

Ике бөртек кыз иде...

Коточкыч авариядә апасын югалткан 13 яшьлек кызны башкала дәваханәсенә күчерделәр.

Коточкыч авариядә апасын югалткан 13 яшьлек кызны башкала дәваханәсенә күчерделәр.

Авариядә зыян күргән кызны санавиация белән башкалага китергәннәр.

10 гыйнварда Салават районында булган юл-транспорт фаҗигасендә балаларның һәлак булуы турында язган идек инде. Исегезгә төшерәбез: Кропачево - Мәсәгуть - Әчит автомобиль юлының 36нчы чакрымында "Ford Transit" автобуслары бәрелеште. Беренче автобусның 15 пассажирыннан 6 яшьлек малай һәм 13 яшьлек кыз вафат булганнар иде.

Соңрак Малаяз үзәк дәваханәсенең реанимациясендә тагын бер яшь пассажир — Чишмә районыннан 17 яшьлек кыз вафат булды. Аның 13 яшьлек сеңлесе дә авариядә каты җәрәхәтләр алган. Үсмер озак кына район дәваханәсе реанимациясендә авыр хәлдә булган.

Район үзәк дәваханәсенең бүлек мөдире Илнур Хәкимҗанов сүзләренә сылтама белән “Салават җирендә” басмасы хәбәр итүенчә, кыз шушы көннәрдә санавиация вертолетында Республика балалар клиник дәваханәсенә күчерелгән. Башкаладагы коллегалары белән элемтәдә торучы табиб сүзләренә караганда, үсмернең хәле яхшыра.

Фото:пресс-службы ГИБДД по РБ и МЧС РБ
Читайте нас: