-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2021, 17:35

Көрт өстендә әпә бала елап утыра...

Ул ишетми дә, сөйләшә дә белми.

Уфа районының суд приставлары 19 гыйнварда үз идарәләре янында көрт өстендә елап утырган 7-8 яшьлек малайны тапкан. Аның ни сәбәпле мондый хәлгә юлыгуын, исемен белеп булмаган, чөнки ул ишетми дә, сөйләшә дә белми. Приставлар өшегән малайны тиз генә бинага алып кергәннәр, кайнар чәй эчергәннәр һәм тынычландырганнар.
Полиция чукрак малайның туганнарын эзләгән арада ФССП хезмәткәрләре дә кул кушырып утырмаган. Алар ерак түгел чукраклар өчен коррекцион мәктәпкә барып, малай турында сорашкан. Алар бала биредә белем алырга мөмкин, дип уйлаган. Әмма мәктәптә эшләүчеләр дә малайны танымый. Шул ук вакытта, бу махсус мәктәптә эшләүче педагогларның берсе, полиция хезмәткәрләре белән малай янына килеп, ишарәләр телендә малай белән аралашкан. Полиция бу мәгълүматлар буенча паркта йөргәндә 9 яшьлек оныгын югалткан әбекәйне таба алган.
Малайны вакытында табып алулары аны зур бәладән коткарган. Соңгы көннәрдә республикада һава торышы да салкын. Ләкин мондый хәл сәламәт балалар белән дә булырга мөмкин. Мондлый очракка юлыксак, без дә битараф калмыйк, дуслар!
Фото: proufu.ru
Читайте нас: