-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2021, 12:40

Кеше гөнаһы өчен 13 ел "утырган"...

"Теге" дөньяга намуслы исемем белән китәсем килә..."

Республиканың Югары судында кичә Фәтхулла Исхаков эше буенча утырыш узды. Пенсионер инде 60 ел дәвамында 1959 ел карарын гамәлдән чыгарырга тырыша. Ул вакытта аны ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә теләүдә гаепләгәннәр.
Узган елның ноябрендә ир яңа шартлар аркасында җинаять эше буенча производствоны туктату турында Миякә районы прокуроры карарын законсыз дип тану турында Стәрлебаш районара судына мөрәҗәгать иткән. Суд пенсионерның теләген канәгатьләндергән һәм карарны кире каккан. Югары суд кичә бу карарны үзгәртмичә калдырган. Ләкин өлкән яшьтәге ир һаман хөкем карарын гамәлдән чыгарырга тели, чөнки чын җинаятьче үтерүгә һөҗүм итүдә гаебен таныган. Ә менә Фәтхулла Исхаков шушы ялгышлык аркасында 13 ел гомерен төрмәдә уздырган...
- Миңа моның өчен компенсация кирәкми. Бары тик намуслы исемемне кире кайтарырга телим. "Теге" дөньяга тыныч күңел белән китәсем килә, - ди ул.

Тикшерү комитеты Фәтхулла Исхаковның гаепле түгеллеген таныды. Әмма хөкем карарын гамәлдән чыгару судка прокурор бәяләмәсе килгән очракта мөмкин. Мондый нәтиҗә килмәде, дип аңлаттылар Югары судта. Пенсионерның адвокатлары судка кассацион шикаять белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Фото: bash.news
Читайте нас: