-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2021, 12:45

“Права”ны үзең белән йөртмәсәң дә буламы?

Русия автомобильчеләренә үзләре белән машина йөртү таныклыгы йөртмәскә рөхсәт итәчәкләр. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Русия автомобильчеләренә үзләре белән машина йөртү таныклыгы йөртмәскә рөхсәт итәчәкләр. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов әйтүенчә, Русиянең кайбер төбәкләрендә машина йөртүчеләргә эксперимент рәвешендә таныклыкны үзең белән йөртмәскә рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Алар смартфондагы махсус кушымтадан файдалана алачак.

“Без Эчке эшләр министрлыгыннан коллегалар белән берлектә машина йөртү хокуклары турында мәгълүмат кертелгән QR-кодлы кушымта эшләдек”, - дип аңлатты ул һәм полиция хезмәткәрләренең ул мәгълүматны "укучы" махсус җайланмалар алуын сөйләде.

Экспериментны Русиянең берничә төбәгендә үткәрү планлаштырыла. Нәкъ кайсыларында икәнлеге әлегә билгеле түгел.

Фото: РИА-Новости.
Читайте нас: