"Безнең хәстәрлек" проекты волонтерлары Уфа районының Чесноковка авылында яшәүче пенсионерга ярдәм итте. Активистлар Оскар Лютов һәм Радик Гәрәев өлкән яшьтәге Валерия Васюк янына инде беренче тапкыр гына килми.
Бу өлкән яшьтәге хатын "Бердәм Русия" колл-үзәгенең "кайнар линия"сенә мөрәҗәгать итте. Ул утын кисүдә һәм карны чистартуда ярдәм сорады. Яшьгвардиячеләр “Безнең хәстәрлек” акциясе кысаларында утын, чәйгә татлы ризыклар сатып алды, мичне ягып, ишек алдын кардан чистартты.
«Быел кыш шактый салкын, кар күп. Валерия Григорьевнаның, шәхси йортта яшәүче башка өлкән яшьтәге кешеләрнеке кебек үк, йортны җылыту проблемасы туа. Без аңа утын алып килдек, ихатасын кардан чистарттык, азык-төлек сатып алдык", - дип сөйләде «Безнең хәстәрлек» проекты волонтеры Оскар Лютов. Яшьгвардиячеләр пенсионерны шефлыкка алган һәм алга таба да аңа ярдәм итәчәк.
"Хәзер мич ягу бик авыр. Элек күршеләр ярдәм итә иде, ләкин соңгы вакытта утын җитми. Ярый әле авыр минутларда ярдәм итәргә әзер кешеләр бар", - диде Валерия Васюк. Валерия Григорьевна ярдәмнәре өчен волонтерларга рәхмәт белдерде һәм язга таба участокны төзекләндерү буенча яңа эш фронтын билгеләде.
«Безнең хәстәрлек» проекты волонтерлар үзәге