-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2021, 13:05

38 мең сумга сатылган чиркәү мәхәллә кешеләренә кайтарылачак

Алкино-2 авылында 38 мең сумга сатылган гыйбадәтханә мәхәллә кешеләренә кайтарылачак.

Алкино-2 авылында 38 мең сумга сатылган гыйбадәтханә мәхәллә кешеләренә кайтарылачак.

Берничә ел элек бинаны мәхәллә кешеләренә завод директоры бүләк иткән. Күптән түгел предприятие банкротлыкка чыкты һәм аның барлык активлары сатылган, шул исәптән чиркәү бинасы да.

Килеп туган хәлне Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр советы рәисе Азат Фәттахов шәрехләде.

“Чишмә районының Алкино-2 авылы территориясендә Урыс православие чиркәвенең Салават епархиясе юрисдикциясендә урнашкан изге Моисей Уфимский гыйбадәтханәсе эшли. Приход Русия Оборона министрлыгы карамагындагы “487нче Үзәк авторемонт заводы”ның элекке контроль-үткәрү пункты бинасында урнашкан.

2005 елда предприятие җитәкчелеге бинаны гыйбадәтханә сыйфатында файдалану өчен тапшырган, документаль рәвештә моны рәсмиләштермәгән. Соңрак предприятие юридик карау урынын алыштырган, ә аннары банкротлыкка чыккан. Милек сатуга чыгарылган, шул исәптән гомум конкурс массасыннан төшереп калдырылмаган чиркәү бинасын да кертеп, чөнки ул документаль рәвештә КППның торак булмаган бинасы буларак узган”, - дип аңлатты ул.

Советта Башкортстан митрополиясе вәкилләре, Салават епархиясе идарәчесе епископ Николай, Чишмә районы хакимияте, арбитраж идарәче, шулай ук сатуларда катнашучы белән консультацияләр үткәрелгән.
Сөйләшүләр нәтиҗәсендә бина изге Моисей Уфимский гыйбадәтханәсе һәм православие мәхәлләсе сыйфатында калачак дигән карар кабул ителде.

Сатуларда катнашучыга тотылган чыгымнарны кайтарачаклар, ә Чишмә районы хакимияте бинаны дини оешма милкенә юридик рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәчәк.

“Мәсьәлә Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр советы һәм район хакимияте контролендә булачак. Мондый аңлашылмаучанлыкларны булдырмас өчен барлык дини оешмаларга да үз вакытында милек һәм җир участокларын тиешле тәртиптә рәсмиләштерергә тәкъдим итәбез”, - дип билгеләп үттеләр советта.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: