Башкортстанда 82 яшьлек Вәкил Мөрсәлимовны эзлиләр.
Салаватта хәбәрсез югалган 82 яшьлек Вәкил Мөрсәлимовны эзләү дәвам итә. Пенсионерны соңгы тапкыр 16 гыйнварда күргәннәр. Шул көнне ул өйдән билгесез юнәлештә киткән дә, кире кайтмаган.
Аның билгеләре: буе 170 сантиметр, гәүдәгә ябык, күзләре зәңгәр төстә, чал чәчле. Югалган көнне ул көрән төстәге дубленка, чалбар, кара төстәге аяк киеме һәм соры бүрек кигән булган.
Аның туганнары белдерүенчә, пенсионерга табиблар ярдәме кирәк. Шуңа күрә аны мөмкин кадәр тизрәк табу мөһим.
Аның кайда булуы турында ниндидер мәгълүмат белүчеләрдән 8 (800) 700 54 52, 112 һәм 02 телефоннары аша шалтыратуны сорыйлар.
Фото: bash.news сайтыннан