-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2021, 12:42

Авылга кайтабызмы?

Кайтыр урыны булганнарга - сәер сораудыр. Ә булмаса? Ул вакытта, әйдәгез, хәтер сукмакларыннан элдертәбез! Сез кайтып йөргән авыл элек нинди иде? Сәяхәт азагында үзегезнең хатирәләрегез белән бүлешерсез дип уйлыйбыз. Сезне "Кызыл таң"ның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә көтәбез.

ЙОЛАСЫ ШУНДЫЙ ИДЕ

Элек авылга кайтулар
Вакыйга була иде.
Ул кайтулар йә бәйрәмгә,
Йә туйга була иде...

Авылыбызга кунаклар
Килеп керерләр иде,
Атлар тугарылыр иде,
Этләр өрерләр иде...

Күңеле киң, табыннар мул...
Барсы да җитәр иде.
Бөтен авыл, шау-гөр килеп,
И бәйрәм итәр иде...

Юклык дип тормаслар иде,
Җаен табарлар иде.
Кунакка хөрмәт йөзеннән
Мунча ягарлар иде.

Сугым суярлар иде дә,
Бәлеш куярлар иде.
Кунаклар килүгә диеп,
Балын коярлар иде.

Балы булгач була инде -
Кунак дәшәрләр иде.
Авылда татарлар элек
Шулай яшәрләр иде...

Кайтканнарны чиратлашып
Кунакка алыш иде,
Теләсәң-теләмәсәң дә,
Кунакка барыш иде.

Авыл гөрләп тора иде ,
Төнлә дә тынмый иде.
Төнлә дә тынмый иде шул -
Йоласы шундый иде.

Хуҗалар белән кунаклар
Урам урарлар иде.
Бер килгәчтен, берне түгел,
Өчне кунырлар иде...

Ә бит ачлы-туклы идек,
Заманнар авыр иде...
Бу - минем малай чак иде,
Бу - безнең авыл иде.

Роберт Миңнуллин

Фото: "ВКонтакте"

Читайте нас: