Бүген “Башинформ” агентлыгының конференц-холлында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның 2021 елга эш планнары турында матбугат конференциясе үтте.
Матбугат конференциясендә Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) президиумы рәисе Эльвира Аеткулова, оешманың башкорт халкының тарихы һәм үсеше мәсьәләләре комиссиясе рәисе Азат Ярмуллин һәм әлеге комиссия рәисе урынбасары Юлдаш Йосыпов, матбугат һәм киңкүләм мәгьлүмәт чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Спикерлар Бөтендөнья башкортлары корылтае игълан иткән Башкорт тарихы елы, шулай ук тематик ел программасын гамәлгә ашыру кысаларында планлаштырылган чаралар турында җентекләп сөйләде.
Икенче өлештә киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә башкорт телен, мәдәниятне, башкорт халкының тарихын һәм заманча булуын популярлаштыручы проектларга грант ярдәме күрсәтү буенча конкурста җиңүчеләр бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 2020 елның декабрендә Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан игълан ителде, Бөтендөнья башкортлары корылтае белән берлектә узачак. Конкурсның максаты - киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә башкорт теле турында контентны арттыру, үз-үзеңне идентификацияләү, башкорт теле, халык белән кызыксыну.
Бүген грантларга ун мең сумлык беренче биш сертификат тапшырылды. Грант ияләренең берсе "Башинформ" агентлыгы хәбәрчессе Ләйлә Аралбаева булды. Журналист быел Корылтай игълан иткән башкорт тарихы елына һәм башкорт телен үстерүгә багышланган берничә материал әзерләргә җыена. Уфадагы "Эхо Москвы" радиостанциясенең шеф-мөхәррире Руслан Вәлиевка, Пермь краеның Барда туган якны өйрәнү музее директоры Альберт Мәхмүтовка, "Тәтешле хәбәрләре" гәзитенең баш мөхәррире Рәфит Фәйзрахмановка, "ВКонтакте" платформасында эшләүче "Серләшәйек" башкорт паблигының аноним хуҗасына грант бирелде.