-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2021, 19:25

"Бомжларны да ташларга тиеш түгелбез"

2020 елда Дәүләт думасы 1110 закон кабул иткән, 876 закон каралган. Шуларның 551е кабул ителгән, калганнары кире кагылган.

2020 елда Дәүләт думасы 1110 закон кабул иткән, 876 закон каралган. Шуларның 551е кабул ителгән, калганнары кире кагылган.
Бу хакта бүген «Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров сөйләде.
Узган ел парламентарий исеменә гражданнардан 1249 мөрәҗәгать кергән, депутат 64 күчмә кабул итү үткәргән, 1924 кешене шәхси кабул иткән.
Бу чакырылышта Зариф Байгускаров тарафыннан барлыгы 35 закон проекты кертелгән, шуларның 26сы кабул ителгән. Узган ел өч закон проекты кертелгән, ике закон проекты кабул ителгән, алтысы - каралуда.
«Нигездә, кертелгән закон проектлары гражданнарның алар белән очрашуларына, төзәтмәләр кертү вакытында яңгыраган тәкъдимнәренә бәйле иде. Әйтик, кабул ителгән документлар арасында айныткычларның эшен яңарту турындагы закон бар. 1 гыйнвардан муниципалитетлар мондый соцобъектлар төзергә хокуклы, алар ярдәмендә, мин ышанам, йөзләгән һәм меңләгән кешебезне коткарып кала алачакбыз. Ел саен Башкортстанда 170тән 203кә кадәр кеше туңып үлә. Хәзе полиция турындагы законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә исерек кешеләрне полицейскийлар китерә ала. Айныткычлар түләүле булачак, бу хезмәтләндерү, медицина ярдәме күрсәтү, төн куну өчен тәүлегенә ике мең сум булачак. Күпләр анда бомжлар гына эләгәчәк, ди, әмма без аларны ташларга да хокуклы түгел», — дип билгеләп үтте Зариф Байгускаров.
«Быел без "Беркем дә онытылмаган" проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберен төзекләндерү эшләрен төгәлләргә планлаштырабыз, аның нигезендә максатчан акча бүлеп бирү каралган", — дип өстәде депутат.
Матбугат конференциясе ахырында Зариф Байгускаров журналистларга 2020 елда актив уртак эш өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Фото: Башинформ
Читайте нас: