-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2021, 18:05

Гафу үтенергә мәҗбүр иткәннәр...

Яшь кызларның курсташын кыйнавы социаль челтәрләрдә таралды.

Башкортстанда яшь кызлар үзләренең курсташын бик каты кыйнаган. Шул рәвешле алар кызны камерага гафу үтенергә мәҗбүр иткән.
Алия исемле кызның каты кыйналу кадрлары республика ПТУларының берсендә укучылар арасында пәйда булды. Видео кинәт кенә социаль челтәрләргә таралды.
Видеода аңлашылганча, билгесез сәбәп белән кызны урамга чакырып чыгаралар һәм камерага кыйныйлар. Әңгәмә башлыча башкортча бара, кызлар сүгенә. Кыз торырга тырыша, ләкин котырынган курсташлары аның битенә ботинкалары белән тибә, гафу үтенүне таләп итәләр.
Ролик ахырында кыйналып хәлсезләнгән студент кыз шулай да камерага гафу үтенә. Кыйнаучыларны кадр артыннан тагын берничә кыз күзәтә, алар кыйнаучыларны дәртләндерә.
Хәзер хокук сакчылары зыян күрүченең шәхесен һәм таралган видеоязма кадрлары буенча вакыйга урынын ачыкларга тырыша.
Мондый хәлләр кызлар укыган уку йортының да дәрәҗәсен төшерә, әлбәттә. Әлегә аларның кайда укыганлыгы да билгеле түгел. Җинаятьче кызлар да хокук сакчыларыннан озак качып йөри алмас.

Фото: bash.news
Читайте нас: