Хәйбулла районында балигъ булмаган балага каршы "җенси характердагы көчләү гамәлләре" өчен 35 яшьлек ир-егетне тоткарлаганнар. Бу хакта хокук саклау органнары чыганагы хәбәр итә.
Билгеле булуынча, шикләнелүче кызны 2014 елдан 2018 елга кадәр мәсхәрәләгән булган. Бу хәлләр зыян күрүчегә 12 яшь булганда башланган. Узган ел аңа 18 тулган.
Бу җинаять фактлары ничек ачылганлыгы, әлегә билгеле түгел. 18 гыйнвар кичендә җинаятьчене эзләү һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре ирне Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә китергәннәр. Анда ул үз гаебен танып күрсәтмә биргән, шуннан соң Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
Кызганычка каршы, әлегә кызның нинди шартларда тәрбияләнүе дә, ирнең тормышы турында да өстәмә мәгълүмат юк. Ни өчен кыз 4 ел дәвамында моның турында берсенә дә сөләмәгәнлеге дә ачык түгел. Әлбәттә, боларның барысын да хокук сакчылары тикшерәчәк. Шулай да янәшәдәге кешеләргә игътибарлы булырга кирәклеген күрсәтә бу вакыйга.