-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2021, 11:50

Ни газы, ни суы, ни юлы юк...

Ишембай шәһәренең Нефтяник торак районында яшәүче гаиләләр нормаль тормыш шартлары булмау турында коллектив видеомөрәҗәгать язган.

Ишембай шәһәренең Нефтяник торак районында яшәүче гаиләләр нормаль тормыш шартлары булмау турында коллектив видеомөрәҗәгать язган.
Аны "Инцидент" системасы тотып алган.
“2015 елда безгә — күпбалалы, инвалид баласы булган гаиләләргә участоклар тараттылар. Бүген анда ни газы, ни суы юк, бу төбәк яктыртылмый, хәтта юл да юк. Моның өчен кем җавап бирергә тиеш? Безгә ничек нормаль шартларга ирешергә? Шушы сорауларга җавап бирүегезне үтенәбез”, — ди алар.
Бу мөрәҗәгатькә Ишембай шәһәре башлыгы Илшат Шакировтан түбәндәге җавап килгән.
“Яңа инженерлык коммуникацияләрен төзү өчен заключение алуга, проектлауга вакыт таләп ителә. Ул бары тик республика финанславы булганда гына мөмкин, муниципаль район бюджетында мондый акча каралмаган. Кызганычка каршы, бер үк вакытта шәһәрнең барлык микрорайоннарын су һәм газ белән тәэмин итәргә финанс мөмкинлеге юк. Өстәвенә, барлык инженерлык коммуни­кацияләрен төзү этаплап башкарыла.
2019 елда Ишембай районы хакимияте Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына Нефтяник торак районын су һәм газ белән тәэмин итү челтәрләрен республика максатлы инвестицион программасына проектлауга кертү өчен гариза юллады, әмма эпидемиологик хәл аркасында 2020 елда проект эшләрен башкаруны анда кертү мөмкин булмады. Шуңа да Ишембай районы хакимияте кабаттан заявка бирде. Мәсьәлә уңай хәл ителгәндә проектлар 2021 елда эшләнәчәк. Заявка хуплану белән без сезгә өстәмә җавап бирәчәкбез. Проект документлары эшләнгәннән соң, Ишембай районы хакимияте республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгына газүткәргеч һәм суүткәргеч төзелешенә заявка юллаячак.
2019 һәм 2020 елларда Нефтяник торак райо­нының 10 участогына ком кертелгән. Төбәк урамнарына электр үткәрелде. Урам утларын урнаштыруга килгәндә, проект документациясен эшләүне без 2022 елгы эш планына керттек”.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас: