+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2021, 18:35

Промыселда шартлау

Татарстанда нефть предприятиесендә шартлау булган, нәтиҗәдә ике кеше үлгән. Бу хакта "БИЗНЕС Online" хәбәр итте. Соңгы хәбәрләргә караганда, бу хәл Сарман районының Олы Нөркәй авылында булган. Әлеге басманың әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, Русия Тикшерү комитетының республика буенча тикшерү идарәсе әлеге факт буенча тикшерү үткәрә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә ачыклауларынча, шартлау нефть чыгаруда кулланыла торган җайланманы сынау вакытында килеп чыккан. Ике эшче үлгән, бер кеше зыян күргән. Ул реанимациядә. Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә инцидентны оператив рәвештә шәрехли алмадылар, дип яза "БИЗНЕС Online". Сарман районы прокуратурасы тикшерү башлады, урынга район прокуроры Татьяна Федоровская барды, дип хәбәр иттеләр прокуратурадан. Фото:РИА Новости.

Татарстанда нефть предприятиесендә шартлау булган, нәтиҗәдә ике кеше үлгән.

Бу хакта "БИЗНЕС Online" хәбәр итте. Соңгы хәбәрләргә караганда, бу хәл Сарман районының Олы Нөркәй авылында булган.
Әлеге басманың әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, Русия Тикшерү комитетының республика буенча тикшерү идарәсе әлеге факт буенча тикшерү үткәрә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә ачыклауларынча, шартлау нефть чыгаруда кулланыла торган җайланманы сынау вакытында килеп чыккан. Ике эшче үлгән, бер кеше зыян күргән. Ул реанимациядә.
Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә инцидентны оператив рәвештә шәрехли алмадылар, дип яза "БИЗНЕС Online".
Сарман районы прокуратурасы тикшерү башлады, урынга район прокуроры Татьяна Федоровская барды, дип хәбәр иттеләр прокуратурадан.
Фото:РИА Новости.
Читайте нас: