+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2021, 16:17

Русия Банкы мошенникларның яңа алымы турында кисәтә

Гади халыкны талауның нинди генә юлларын уйлап тапмый җинаятьчеләр! Бу юлы Русия Банкы мошенникларның яңа алымы турында кисәтә. Кеше талаучылар, телефоннан элемтәгә чыгып, үзләрен хокук саклау органы хезмәткәрләре дип таныштырып, сезгә карата Русия Банкы гаризасы белән җинаять эше ачылганын хәбәр итә.

Гади халыкны талауның нинди генә юлларын уйлап тапмый җинаятьчеләр! Бу юлы Русия Банкы мошенникларның яңа алымы турында кисәтә. Кеше талаучылар, телефоннан элемтәгә чыгып, үзләрен хокук саклау органы хезмәткәрләре дип таныштырып, сезгә карата Русия Банкы гаризасы белән җинаять эше ачылганын хәбәр итә.

Үзенә карата җинаять эше ачылганын ишеткән һәр кеше каушау хисе кичерми калмый торгандыр. Алдарлар шуны гына көтеп тора да инде! Адәм баласы фикерен туплап өлгергәнче, җинаятьчеләр аңардан шәхси мәгълүматларын сорап ала. Банк картасы ярдәмендә үткәрелгән операцияләр, аның буенча кирәкле мәгълүматны кулга төшергәч, алдарлар тиз арада кармакка эләгүченең барлык акчасын урлый.
Русия Банкы халыкка шуны җиткерә: банк беркайчан да карталар буенча санкциясез операцияләрне тикшерүне сорап хокук саклау органнарына гариза бирми. Әгәр дә шалтыратучы Русия Банкы мөрәҗәгате нигезендә сезгә карата җинаять эше кузгатылган ди икән, бу чып-чын уйдырма!
Картагызның кодын, парольләрегезне хәбәр итә күрмәгез, үзегез банкка шылтыратып, хәлгә ачыклык кертегез.
Соңгы арада караклар тагын бер алымны куллануга керткән: алар кешеләргә финанс омбудсмены исеменнән элемтәгә чыга һәм теге яки бу финанс оешмасы белән килеп туган аңлашылмаучанлыкка ачыклык кертергә яки акча алырга дип очрашуга чакыра. Мондый очрашуга бару да акчагызны югалту белән тәмамлана.
Кыскасы, уяулыкны югалту ярамый торган заманда яшибез. Былтыр телефон аша кеше талау очраклары бермәбер арткан. Сбербанк исеменнән генә алдарлар гражданнарга 15 миллион шалтырату ясаган.

Фото: gtrk-saratov.ru
Читайте нас: