-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2021, 11:45

“Сугыш чорында ук төзелгән...”

“Инцидент” системасы ярдәме белән Николаевка авылы халкы хәзер ялларын төзекләндерелгән клубта үткәрә.

“Инцидент” системасы ярдәме белән Николаевка авылы халкы хәзер ялларын төзекләндерелгән клубта үткәрә.

Благовещен районының Николаевка авыл Советыннан Сергей Жуков авылда мәдәният йорты юклыкка зарлана. “Авыл халкы актив, ветераннар Советы да эшли, ә чаралар сугыш вакытында ук төзелгән бинада үткәрелә”, ­— дип яза ул социаль челтәрләрдә.

— Благовещен районы хакимиятеннән килгән җавапта 30 декабрьдә подрядчы оешманың авыл клубы урнашкан бинаны ремонтлавы турында белдерелә. Анда идәннәрне яңартканнар диварларны буяганнар, электр чыбыгын алыштырганнар, яңа фонарьлар һәм розеткалар куйганнар, сәхнәне җиһазландырганнар. Хәзер Николаевка авылы халкы ялын матур бинада күңелле үткәрә ала, — дип яза хакимият белгече Оксана Бочкарева.
Уфа районының Геофизик авылындагы урамнар яктыртылмый икән. Бу хакта социаль челтәрләргә Алла Чудинова язган. Чесноковка авылы хакимияте аңа, яктырткычлар урнаштырырга смета төзелгән, ләкин акча юк, дип җаваплаган. Эшләр планлаштырылган, әмма пандемия аркасында кичектерелә килә. “Ә безгә нишләргә? Караңгыда абына-сөртенә йөрергәме? Минем әти-әнием олы яшьтә. Алар пандемия булгач, өйдән чыга алмый, ә мин алар янына эштән соң кич кенә бара алам. Азык-төлек, дару китерәм. Шушы хәлгә игътибар итсәгез иде”, — дигән ул.
Уфа районы хакимияте бу авылның Геологлар урамында авыл биләмәсе акчасы исәбенә фонарьлар урнаштырыла башлануын хәбәр итә. Чыбыклар сузылган, 12 фонарь куелган. Әле урамнар яктыртыла.
Читайте нас: