Ял көне алдыннан Башкортстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау максатыннан рейд чаралары узачак.
Алар кысаларында юл кагыйдәләрен бозуларны ачыклау һәм кисәтү максатыннан машина йөртүчеләрне тикшерү үткәреләчәк. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Динар Гыйльметдинов белдерде.
- Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый профилактик чаралар үткәрү юл шартларында уңай чагылыш таба, транспорт агымыннан исерек йөртүчеләрне, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашкан башка юл кагыйдәләрен бозган кешеләрне чыгарырга ярдәм итә. Водительләрдән түземлек һәм сабырлык сорала. Мондый чараларны үткәрүне аңлаган өчен рәхмәт белдерәбез, - ди ул.
Фото: Башинформ