+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2021, 12:20

Җитмеш яшь ул нишләп карт булсын?!

Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт думасына дәүләт хезмәткәрләре яше буенча чикләүне киметә торган закон проектын карауга кертте.

Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт думасына дәүләт хезмәткәрләре яше буенча чикләүне киметә торган закон проектын карауга кертте.

Бу хакта мәгълүмат парламентның түбән палатасы порталында урнаштырылган.

"Русия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән һәм азат ителә торган гражданлык хезмәте вазыйфаларын биләүче хезмәткәрләргә гражданлык хезмәте срогын озайтканда аларның 70 яшькә җитүе белән бәйле чикләү кагылмый", - диелә Дума порталында бастырылган закон проекты текстында. Әлеге төзәтмәне "Русия дәүләт гражданлык хезмәте турында"гы Законның 25 статьясына кертергә тәкъдим ителә.

Документка аңлатмада язылганча, төзәтмәләр кертү өчен аргумент буларак, югары квалификацияле җитәкчеләрнең хезмәт срогын 70 яшькә җиткәннән соң озайту зарурлыгы атала. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге төзәтмә аерым очракларда гамәлдә булачак.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы Думага Хезмәт, җир һәм торак кодексларына ил Конституциясенең халыкара шартнамәләр кагыйдәләреннән өстенрәк булуын күздә тоткан төзәтмәләр кертүне күздә тотучы проектны да тәкъдим итте. Тиешле документлар шулай ук Дәүләт думасы порталында бастырылган.

Элегрәк Владимир Путин Русиянең элекке Президентларының гомерлек сенатор постына хокуклы булулары хакындагы канунга кул куйган иде. Документ нигезендә дәүләтнең элекке башлыклары әлеге вәкаләтләрдән баш тартырга да хокуклы.

Фото:ТАСС.
Читайте нас: