Очрашуны ачып, төбәк җитәкчесе палатаның элекке рәисе Ольга Панчихинага хезмәте өчен рәхмәт белдерде, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы сыйфатында уңышлар теләде һәм Башкортстан Иҗтимагый палатасының яңа җитәкчесе Ростислав Морзагуловның иҗади потенциалы активистларга шулай ук нәтиҗәле эшләү мөмкинлеге бирәчәгенә ышаныч белдерде.
– Күпләрегезне яхшы беләм, эшләрегезне беләм. Хәзер Иҗтимагый палата әгъзасы статусы сезнең башланган һәм һәркемгә кирәкле эшләрегезне дәвам итәргә рөхсәт итәр, – дип билгеләде республика Башлыгы. – Ковидка кадәр, үткән елларда без Кеше хокуклары буенча совет белән актив эшләдек, анда көчле коллектив оешты. Иҗтимагый палатаның яңа составы белән дә шундый эшлекле мөнәсәбәтләр урнашачагына ышанам. Сезнең бөтен эшчәнлек безнең җәмгыятькә, кешеләргә кагыла. Сезнең палата ачык һәм туры сүзле булса, рәхмәтле булачакмын. Сезнең мәйданчыкта үпкәләрсез барлык мәсьәләләрне тикшерә һәм карарлар кабул итә алсак иде.
Очрашуда катнашучылар Уфадагы автомобиль парковкалары проблемасын цивилизацияле хәл итәргә тәкъдим итте.
– Шәһәрләрдәге парковкалар мәсьәләсен без 2018 елдан хәл итә башладык. Бу автостоянкалар оештыру да, штрафлар да, автохамнар да һәм “Башкортстан ихаталары” өй алды территорияләрен ремонтлау программасы белән яңа торак кварталлары төзегәндә акыллы логистика да, – дип искә төшерде Радий Хәбиров.
Мәдәният, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе Галим Якупов коммуналь түләүләрне исәпләүне аңлаешлы һәм үтәкүренмәле итәргә тәкъдим итте.
– Монда бердәм система булырга тиеш. Кешеләр үзләренең түләүләренең барлык тарихын бер җирдә күрә алсын. Хәзер без бу юнәлештә эшне Благовещенда башлыйбыз. Соңыннан тәҗрибәне башка шәһәрләргә дә таратачакбыз, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Җылылык өчен түләүләр буенча хәл мәсьәләнең кискенлеген күрсәтте һәм бу власть органнары эшендә мөһим мәсьәләләрнең берсендә әйләнде.
Очрашуда Радий Хәбировның сәяси протест акцияләренә карашы, авыру балаларны дәвалау проблемалары, яшьләр оешмалары эшчәнлеге, мәктәпләрдә туклану, күпбалалы гаиләләргә ташламалар һәм башка темаларга мәсьәләләр тикшерелде.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/138695.html